2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза.
Акыллы куллану - ул тотрыклы яшәү рәвешенә юл. Ул ресурсларны һәм товарларны аларның әйләнә-тирә мохиткә, социаль аспектларга һәм шәхси иминлеккә йогынтысын исәпкә алып куллану концепциясеннән гыйбарәт.
Чаралар уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Спутник» үзәге карамагындагы балалар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз азык-төлек продуктларын кайтару, кибетләрдә бәяләрнең туры килмәве мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кулланучылар хокуклары, өлкәннәргә һәм инвалидларга карата мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында сөйләделәр.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.