Безнең нинди товарлар сатып алуыбыз үзебездән тора

2025 елның 7 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре халыкның кулланучылар хокуклары һәм кулланучыларга һөнәри юридик, консультацион ярдәм күрсәтү өлкәсендә грамоталылыгын арттыру максатларында, Түбән Кама кибетләренең берсендә әңгәмә үткәрделәр. Кулланучылар базары өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән «Честный знак» системасы турында да фикер алышынды. «Честный знак» (товарны маркировкалауның дәүләт системасы) кушымтасы ярдәмендә товарны кем, кайчан һәм кайда җитештергәнен, аның стандартларга һәм регламентларга туры килү-килмәвен белергә мөмкин. Шулай ук продуктның яраклылык вакытын һәм составын карарга мөмкин. «Честный знак» системасының төп бурычы - кулланучыларга сатып алына торган продукциянең чынлыгын һәм сыйфатын гарантияләү. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 4 маддәсе нигезендә, сатучы (башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш. Шартнамәдә товар (эш, хезмәт күрсәтү) сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы (башкаручы) кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә туры килә торган һәм мондый төрдәге товар (эш, хезмәт күрсәтү) гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тапшырырга тиеш.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Камада сатып алучы хатын-кызлары арасында сораштыру үткәрделәр:

 - «Честный знак» мобиль кушымтасы турында беләсезме?

Кызганычка каршы, өлкән буынның күбесе маркировка турында өстән-өстән генә белемгә ия. Сораштырылганнарның кайберләре товарлардагы билгеле бер билгеләргә игътибар иткән, ә кайберләре, гомумән, сорауга җавап бирергә авырсынганнар, чөнки моңа игътибар итмәгәннәр. Белгечләр, үз чиратында, һәрвакыт үз сатып алуларын тикшерергә һәм намуссыз сатучыларга аларны алдарга юл куймаска киңәш итте.

Белешмә өчен - 2025 елның 1 мартыннан товарларны маркировкалау системасында зур яңарту булды, 2025 елда цифрлы маркировкаланырга тиешле товарлар һәм категорияләр исемлеге киңәйтелә.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча истәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International