Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Магнит у дома» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Сәүдә кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турындагы таләпләр аңлатылды.
Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.