Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә китапханәләр һәм мәдәни-агарту

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 38 китапханәдән тора: шуларның 36сы авыл китапханәләре-филиаллар, үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үзәк китапханә базасында консультация өстәле оештырды.

Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары таратылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буклетларны тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә-мәгълүмат материаллары тар юнәлешле, рекомендация һәм белешмә характерда була, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International