Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнодзор идарәсе белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Нурлат шәһәрендәге 3 нче мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибе күнекмәләрен һәм үзләренең кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Сыйныфтан тыш дәрес вакытында укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләрен карадылар.
Укучыларның белемнәрен тирәнәйтү өчен викторина үткәрелде. Катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендәге конкрет тормыш вәзгыятьләрен тасвирладылар һәм шартларны исәпкә алып конкрет сорауларга җавап бирергә тәкъдим иттеләр.
Дәрес барышында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы буенча анкета үткәрелде. Ачыкланганча, күпчелек укучылар үзләрен рациональ кулланучылар дип саный, ә акыллы куллану – тотрыклы яшәү рәвешенә төп юл.
Мәктәп укучыларына мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм белешмәләр өләштеләр.