Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Совет районының «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Тормыш сөючеләр» проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен түгәрәк өстәл узды.
Җылы, дустанә шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина белән көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Өлкән буын вәкилләренә мошенникларның шалтыратуларына ничек җавап бирергә, сыйфатлы булмаган продукция сатып алсалар нишләргә, яшәүчеләрнең идарәче компанияләр белән үзара бәйләнешләре һәм аларның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә кагылышлы башка мәсьәләләр турында аңлаттылар.
Очрашуда катнашучылар дискуссиядә зур кызыксыну белән катнаштылар, актив рәвештә сораулар бирделәр. Моннан тыш, төрле тормыш хәлләрен бергә тикшерделәр.
- Өлкәннәргә күп мәсьәләләрне аңлау авыр, шуңа күрә мондый очрашулар безнең өчен бик файдалы. Без бүген банк инструментларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре, ничек итеп мошенниклар корбаны булмау һәм безне борчыган күп нәрсәләр турында белдек. Районыбызда квалификацияле ярдәм күрсәтә алырлык урын булуга без бик шат, һәм без юридик белемнәр ала алабыз, - дип билгеләп үтте Совет районы ветераннар советы рәисе Галина Отто.