Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарга консультацияләр бирелде

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Әлки районының «Мирас» кибетендә консультация өстәле оештырды.

Чара барышында сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр.  Катнашучыларга 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү турында мәгълүмат җиткерелде, ул быел «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында узачак.

Консультация барышында чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, кулланучы товарда яки хезмәттә җитешсезлекләр тапкан очракта конфликтлы ситуацияләрне хәл итү механизмы турында фикер алышынды.

Мәгълүматны яхшырак үзләштерү өчен сатып алучылар арасында викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә зур булмаган бүләкләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International