Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очраштылар.
Әлеге бәйрәм 1983 елдан бирле ел саен 15 мартта үткәрелә. 2025 елда бәйрәмнең девизы - «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү».
Пансионатта ял итүчеләргә тотрыклы яшәү рәвешенә күчү зарурлыгы, безнең ничек туклануыбызга, фатирларыбызны ничек җылытуыбызга, шулай ук нинди товарлар һәм хезмәтләр сатып алуыбызга, көн саен файдалануыбызга үзгәрешләр кертү зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерелде. Куллану әйләнә-тирәбездәге дөньяга зыян китерми торган товарларга һәм хезмәтләргә өстенлек бирүнең бик мөһим булуы турында сөйләштеләр. Акыллы куллану безнең кулланучылар карарларының нәтиҗәләрен аңлаудан башлана. Кулланучыга товарларның ничек җитештерелүе, аларның әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясавы турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Товарлар куллануны һәм хезмәт күрсәтүләрне минимальләштерү чыннан да кирәкле нәрсәләргә игътибарны юнәлтергә, тискәре экологик зыян аз булган товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне сайлауга аерым игътибар бирергә ярдәм итә. Экологик сертификатлы товарларга өстенлек бирергә һәм сатып алырга, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне куллануны киметергә.
Ял итүчеләргә кулланучылар буларак үз хокукларыңны яклау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерелде: 8(8552) 71-43-03.
Очрашу азагында чарада катнашучыларга рус һәм татар телләрендә кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр тәкъдим иттеләр.