Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәдә җирле үзидарә органы белгечләре өчен укыту чарасы үткәрелде

2025 елның 11 марты, сишәмбе

15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәдә башкарма комитет белгечләре өчен укыту чарасы үткәрде. Чарада катнашучылар белән гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда кулланучылар хокукларын яклау законнарын куллану өлешендәге мәсьәләләрне карадылар, халык арасында еш очрый торган мәсьәләләргә аңлатмалар бирделәр.

Очрашу кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү һәм мәгълүмати-агарту кысаларында узды. Кулланучылар базары өлкәсендә сораулар яңгырады, аларга белгеч квалификацияле җаваплар бирде (товарларга гарантия сроклары; дәгъвалар һәм гаризалар төзү; сыйфатсыз күрсәтелгән төрле хезмәтләр).

Җирле үзидарә органнары белгечләренә кулланучылар һәм хуҗалык итүче  субъектлар вәкилләре арасында тарату өчен белешмәләр һәм газеталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International