Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина халыкка Арча районының күпфункцияле үзәге филиалында Инспекция компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча консультация үткәрде.
Консультация пункты эшендәге төп бурычларның берсе - хокукый грамоталылыкны һәм куллану культурасын арттыру максатында халыкка кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерүне оештыру. Консультация пункты хезмәтләреннән теләгән һәркем файдалана ала.
Кулланучылар сыйфатсыз техник-катлаулы товарларны кире кайтару, яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларын сату, товарларны дистанцион ысул белән сату, шулай ук сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча тәфсилле консультацияләр алдылар. Ике кулланучыга конкрет ситуацияләрдә гамәлләр алгоритмы белән аңлатмалар бирелде. Чара мәгълүмати материаллар – истәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату белән үрелеп барды.