Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең Сәүдә үзәгендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультация өстәле оештырдылар.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне чаралары гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән бәйле традицион эш формаларын күздә тота.
Мондый чараларны уздыруның максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларга юл куймау һәм аларны кисәтү. Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның кулланучылар хокуклары һәм сатучы бурычлары өлешендә төп таләпләренә кагылышлы консультацияләр бирелде. Кулланучылар тиешле һәм тиешенчә сыйфатта булмаган техник-катлаулы товарларны кире кайтару, дистанцион ысул белән товарлар сатып алу, яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарлары сатып алу, шулай ук сыйфатсыз эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга консультацияләр алдылар. Кулланучылар хокукларын яклау турында халык арасында аңлату эше кулланучылар һәм сатучылар (башкаручылар) арасындагы күпчелек бәхәсләрне судка кадәр хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында килүчеләргә төрле ситуацияләрдә эш итү кагыйдәләрен тасвирлаган кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.