15 март — Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Әлеге вакыйга уңаеннан Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясендә укучылар өчен семинар үткәрелде. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде. Чара укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыруга, дөрес кулланучылар тәртибе күнекмәләрен һәм үз мәнфәгатьләрен яклау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Укучылар 15 март бәйрәменең әһәмияте турында белделәр, агымдагы елда «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» темасы белән таныштылар. Аларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләре (1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы) һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары) аңлатылды.

Теоретик өлештән тыш, балаларга файдалы материаллар: сатучыларга карата дәгъвалар төзү буенча инструкцияләр, төрле өлкәләрдә кулланучылар хокукларын яклау сроклары (көнкүреш хезмәтләре, коммуналь түләүләр, банк операцияләре һ.б.), шулай ук кулланучыларның төп хокуклары һәм аларны гамәлгә ашыру механизмнары тапшырылды. Катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны көндәлек тормышта кулланырга кирәк булган мөһим корал буларак кабул итәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International