2 нче лицей укучылары өчен класс сәгате үткәрелде

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрделәр.

Чараның төп максаты - укучыларның хокукый һәм куллану грамоталылыгын арттыру. Кулланучылар базарында оешмалар белән хезмәттәшлек иткәндә һәм интернетта сатып алулар башкарганда төрле куркынычларны дөрес аңлый һәм бәяли белү, үсеп килүче буынга хаталардан качарга һәм киләчәктә кулланучылар хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.

Белгечләр балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләмәләре белән таныштырдылар, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозган очракта аларны практикада куллану алымнарын аңлаттылар. Чара барышында укучыларга аңлаешлы формада дистанцион сәүдәнең нәрсә булуы, интернетта сатып алган вакытта кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәтләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нормаларын да карадылар.

 Чара барышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International