Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан КФУның Яр Чаллы филиалы Югары икътисад мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре икътисад бүлеге студентлары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы урынбасары Лилия Муллина оешманың барлыкка килү тарихы турында; 2024 елда территориаль орган эшчәнлеге йомгаклары турында; оешманың куелган бурычлары һәм агымдагы максатлары турында сөйләде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Роза Прилукова кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнар, техник яктан катлаулы товарлар, кулланучылар хокуклары һәм тиешле һәм тиешенчә сыйфатлы булмаган товар сатып алганда эш итү тәртибе турында файдалы мәгълүмат белән уртаклашты.
Чара азагында студентлар бу очракта кем кулланучы булып тора; әлеге очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлаучы законнар яклавына эләгәме; барлыкка килгән ситуациядән ничек чыгарга мөмкин? дигән сорауларга җаваплар бирделәр. Булачак икътисадчылар фикер алышу өчен тәкъдим ителгән темалар белән кызыксындылар, гамәли бурычлар турында җанлы фикер алыштылар.
Предприятиеләр һәм оешмаларның икътисад кафедрасы, Наталья Жарина йөзендә, территориаль орган хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.