Затон бистәсе китапханәсендә консультация өстәле эшләде

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Затон бистәсе китапханәсе территориясендә кулланучылар өчен консультация өстәле эшләде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова оештырды.

Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буклетларны тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә - мәгълүмат материаллары тар юнәлешле, рекомендация һәм белешмә характерда була, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International