Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Тәтеш районы буенча Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән танышу очрашуы уздырды.
Студентлар территориаль органның эше, кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы турында белделәр. «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы закон, сәүдә кагыйдәләре һәм аларны гамәлдә куллану ысуллары белән таныштылар. Территориаль орган эшендәге реаль мисалларда гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозу очраклары каралды. Белгеч товар сыйфатсыз булганда яки сыйфатлы товар алмашу кирәклеге туганда гамәлләр алгоритмы булуын аңлатты. Моннан тыш, студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, квалификацияле җаваплар алдылар.
Чарада кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тупланган, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде. Очрашу ахырында, белемнәрен ныгыту өчен, викторина уздырдылар, анда да студентлар актив катнаштылар.