Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре кулланучылар һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.
Катнашучыларга 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен бәйрәм итү турында мәгълүмат җиткерелде, ул быел «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында узачак.
Кулланучыларга үзләренең хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.