Чирмешән муниципаль районының «Ровесник» яшүсмерләр клубы һөнәрчелек түгәрәкләренең кызыклы, кирәкле, перспективалы эшен алып бара. Клубта балалар һәм яшүсмерләрнең тәҗрибәле укытучылар белән кызыклы шөгыльләнүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Румия Сөләйманова балалар белән кулланучылар грамоталылыгына юнәлдерелгән төркемле чара үткәрде. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне оештырылуы турында сөйләде, төп хокукларны аңлатты һәм ситуацион мисаллар китерде.
Мондый дәресләр яшь кулланучыларда хокукый белем һәм дөрес кулланучы тәртибенең практик күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.