Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Сабабаш урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен уздырыла торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында актив катнашырга киңәш иттеләр.
Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны товарларны дистанцион ысул белән сатып алуга бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен карадылар. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар. Моннан тыш, коррупциягә каршы тору турында Федераль закон нигезләмәләрен карадылар.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.