Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Наталья Платонова һәм Наталья Нигаматуллина Лениногорск муниципаль районы икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Есипова белән берлектә Лениногорск муниципаль районының Тимәш авыл җирлегендә халыкны кабул иттеләр.
Күчмә кабул итүнең өстенлеге - халыкка үзәк офисларга бармыйча, урында ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Белгечләр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү һәм аны үткәрүнең максаты турында сөйләделәр. Кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату эшләре уздырдылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Мәсәлән, биредә яшәүче хатын-кыз түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Ательега пальто тегәргә заказ бирдем, ләкин әйберне эшкә алганда бирелгән квитанцияне югалттым. Квитанциясез минем пальто икәнен ничек исбатларга?
Белгечләр килеп туган вәзгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә аңлатма бирелде. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән, квитанция югалган очракта, әйбер кулланучыга язма гаризадан соң, аңа паспорт яисә кулланучының шәхесен таныклаучы башка документ күрсәтелгәндә бирелә.
Чарада катнашучыларга үз хокуклары турында белергә, әлеге хокукларны яклау буенча киңәшләр алырга ярдәм итәчәк кулланучылар өчен белешмәләр тәкъдим иттеләр. Алар сатып алучыларның грамоталылыгын күтәрүгә ярдәм итә, намуссыз товар җитештерүчеләр һәм сатучылар белән уңышлырак көрәшергә булыша.