Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Венера Өметбаева Яшел Үзәндәге 17 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды.
Укучыларга, ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. 2025 елда ул «Гадел рәвештә тотрыклы яшәү рәвешенә күчү» девизы астында уза. Мондый девизны сайлау аңлы рәвештә куллануга, кешенең продуктларны һәм ресурсларны куллануы нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны минимальләштерүгә омтылуга игътибарны юнәлтергә чакыра. «Тотрыклы яшәү рәвеше» төшенчәсе күпкырлы, ул продуктлар һәм хезмәтләр сайлауга гына түгел, ә көндәлек гадәтләргә дә кагыла: без ничек тукланабыз, ничек сәяхәт итәбез, ничек йортларыбызны җылытабыз, электр энергиясен кулланабыз һәм башкалар. Без, кулланучылар буларак, акыллы куллану контекстында зур роль уйныйбыз: сәламәт туклану рационы, органик продукция, экологик чиста кулланучылар төргәге, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергияне сак тоту. Укучылар белән куллану гадәтләрен үзгәртүнең өстенлекләре һәм кирәклеге, экологик чиста товарлар һәм хезмәтләр сайлау кирәклеге турында сөйләштеләр.
Укучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законны булдыру тарихы һәм кулланучыларның төп хокуклары белән таныштылар. Законның иң актуаль статьяларын карадылар: кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм тиешле сыйфатлы, алмаштырылырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге; товарны дистанцион сату ысулы турында; товарда кимчелекләр табылганда кулланучының хокуклары турында; товарның кимчелекләренә карата дәгъва белдерү сроклары һәм товарның кимчелекләрен бетерү.
Сигезенче сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.
Укучылар буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материаллар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән таныштылар.