Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. бистәсендә урнашкан «Бәхет» кибетендә «Бәхет» ҖЧҖ тарафыннан үткәрелгән кондитер әйберләре күргәзмәсендә катнашты.
Чараның төп идеясе - җирле җитештерүче предприятиеләргә үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Аның нәтиҗәсе җирле җитештерү товарларына ихтыяҗның артуы һәм тулаем бизнес - климатның яхшыруы булырга тиеш. Сатып алучыларга шәхси эшмәкәр Гайнетдинова һәм «Бәхет» ҖЧҖ үзе җитештергән тортларның киң ассортименты тәкъдим ителде. Кибет киштәләрендә бисквит тортлар, безе тортлар, «Муравейник» торты кебек бик күп төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Тиз бозыла торган азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Чара барышында җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның натуральлеге, сыйфаты, сафлыгы аңлатылды. Тематикага кагылышлы буклетлар таратылды.