Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай идарәсе белгечләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы студентлары белән кулланучылар белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрделәр. Студентларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә һәм Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе карары буенча быел ул «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза дип сөйләделәр. Тотрыклы яшәү рәвеше дигәндә аңлы рәвештә куллануга, кешенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметүгә омтылуга юнәлтелгән якын килү аңлашыла.
Чара барышында контроль органнары белгечләре хәбәр иткәнчә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителә торган башка норматив хокукый актлары белән җайга салына. Студентларга әлеге Законда кулланыла торган төп төшенчәләрне аңлаттылар, килгән сорауларга җавап бирделәр.
Өйрәнелгән материалны яхшырак үзләштерү өчен студентлар арасында кроссворд формасында викторина үткәрелде.