Урта Кукмара мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән бергә Кукмара районына барып кайттылар. Белгечләр мәктәп укучылары белән факультатив дәресләр үткәрделәр.

Чара барышында укучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүматны тыңладылар. Катнашучыларга конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, башка норматив-хокукый актлар аңлатылды. Дәрес азагында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кызыксындырган сораулар каралды. Дәрес азагында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International