Консультация сорап элемтәнең төрле формалары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин

2025 елның 14 марты, җомга

Даими рәвештә дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре күрсәтә торган күпфункцияле үзәктә кулланучыларга консультацияләр оештыру  кирәк.

13 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, Роспотребназдорның Зәй районындагы ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге, район Башкарма комитеты, КФҮ хезмәткәрләре үткәргән кабул итү барышында сатучыларга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъвалар төзүдә ярдәм күрсәтелде, закон нормалары аңлатылды. Халык белән мондый турыдан-туры эшләү формасы нәтиҗәле һәм кирәкле булуын күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт һәм муниципаль органнарга үз хокукларыгызны яклау өчен электрон рәвештә, шәхси кабул итүдә, шул исәптән консультация пунктларында һәм кулланучылар үзәкләрендә, «кайнар линия» телефоннары аша, шулай ук язмача мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International