Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Казан федераль университетының Алабуга институты студентлары белән дәрес үткәрделәр.
Очрашу башында оешманың барлыкка килү тарихы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында сөйләделәр. Аннары «РФ гамәлдәге законнары нигезендә тиешле һәм тиешенчә булмаган сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары» темасына кунак лекциясе уздырдылар. Чараның икенче өлешендә товарларның аерым төрләрен сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау буенча бәхәсле мәсьәләләр туа торган практик ситуацияләрне тикшерделәр.
Мондый планлы чараларны Казан федераль университетының Алабуга институты даими рәвештә үткәрә.