Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, дигән киңәшләр аеруча кызыксыну уятты. Хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм мәгълүмат әсбаплары, белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.