Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларындагы чаралар дәвам итә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Монастырьское башлангыч гомуми белем бирү мәктәп-балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен очрашу оештырды.

Очрашу башында территориаль орган эше һәм 2025 елда «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза торган кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында сөйләде. «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы закон, сәүдә кагыйдәләре һәм аларны гамәлдә куллану ысуллары белән таныштырды. Территориаль орган практикасыннан реаль мисалларда гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозу очраклары каралды. Товар сыйфатсыз булып чыкканда яки сыйфатлы товар алмашу кирәклеге барлыкка килгәндә гамәлләр алгоритмын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International