Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова 1 нче Питрәч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән семинар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар катнашучылар игътибарына аларның үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклауга кызыксыну күрсәтү максатларында гамәли яктан бирелде. Укучылар өчен фикер йөртергә этәргән тормыштан мисаллар китерделәр:
- бу очракта кем кулланучы булып тора?;
- әлеге очрак кулланучылар хокукларын яклауны регламентлый торган законнарга эләгәме?;
- барлыкка килгән вәзгыятьтән ничек чыгарга мөмкин?
Укучылар тәкъдим ителгән тема белән кызыксындылар, практик мәсьәләләр турында фикер алыштылар.