Казанда 15 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды, шул ук вакытта без Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үттек. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын кулланучылар хокукларын яклауга бәйле проблемаларга җәлеп итү, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм гражданнарга аларның мәнфәгатьләрен дәүләт һәм җәмәгать яклавы механизмнары турында мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгын арттыру чараларын үткәрү кысаларында ярминкәдә сатып алучылар һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.