Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренең Менделеевск шәһәрендә күчмә чаралары узды. Халыкны беренчел ихтыяҗдагы социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары белән тәэмин итү буенча вәзгыятьне яхшырту максатларында, территориаль орган белгечләре ваклап сату предприятиеләре тарафыннан сатыла торган республика җитештерүчеләренең 24 төр продукциясе бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрде. Бу мәгълүматлар идарә карарларын кабул итү өчен республика җитәкчелегенә, барлык кызыксынган министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелә. Әлеге мәгълүмат ачык һәм безнең ведомство сайтында да урнаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы Карарын үтәү йөзеннән, бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, белгечләр продукциянең 181 төре буенча бәяләргә мониторинг үткәрделәр. Моннан тыш, «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатында, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм Менделеевск шәһәренең сәүдә нокталарыннан файдаланучылар белән профилактик чаралар уздырылды. Очрашу барышында тыңлаучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде. Мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләрен һәм кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл иткәндә аларны куллану мөмкинлеген тикшерделәр. Чарада катнашучылар сыйфатсыз заманча элемтә чаралары сатып алуга тотылган акчаларны кире кайтару яисә алмаштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә шәхси тәҗрибәләреннән алынган очраклар буенча фикер алышуда актив катнаштылар.