Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова Татарстан Республикасы Теләче районының Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа мәктәпләрендә факультатив дәресләр үткәрде. Чаралар Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде. Класс сәгате әңгәмә формасында узды, укучылар анкетада катнаштылар.
Чара тәмамланганнан соң укучыларга территориаль органнар элемтәләре белән төрле мәсьәләләр буенча «Кулланучыга белешмә» буклетлары таратылды.