Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Алабуга районы КФҮ филиалында халыкка консультацияләр үткәрде.
Чара барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды. Гамәлдәге законнар кысаларында техник яктан катлаулы товарларга гарантияле хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, товарларга экспертиза үткәрү нигезләре каралды, сыйфатсыз товарны кире кайтару процедурасы аңлатылды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дәгъва, дәгъва гаризалары үрнәкләре белән мәгълүмати буклетлар тәкъдим иттеләр.