Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Казан энергетика көллиятенең педагогик составы белән берлектә мәктәп укучылары өчен семинар үткәрде.
Чара барышында законнар укучыларның игътибарына үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклау белән кызыксыну күрсәтү максатларында практик яктан тәкъдим ителде.
Укучыларның олимпиадада катнашу мәсьәләсенә дә тукталдылар, аның бәхәссез уңай яклары бар: тәҗрибә һәм белем туплау, дөньяга карашны киңәйтү. Мөстәкыйль әзерлек укучыларга олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган белемнәрне алар гамәлдә куллана алачак.