«Алтын Ай» сәүдә үзәгендә чара уздырдылар

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

17 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Алтын Ай» сәүдә үзәгендә профилактик чара үткәрделәр.

Чара барышында сәүдә ноктасына килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә сыйфатсыз товар сату һәм сатып алу очрагында төп хокуклар һәм бурычлар турында хәбәр иттеләр. Проблемалы ситуацияләрне судка кадәр тәртиптә хәл итү вариантларын һәм юлларын тәкъдим иттеләр. Һәр килүчегә кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга белгечләрдән квалификацияле җаваплар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән төрле тематикалы буклетлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International