Кукмара районында семинарлар уздырылды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районында үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең кибетләрендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Семинар кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп таләпләре һәм сәүдә кагыйдәләре турындагы мәсьәләләр кузгатылды.  Сатучыларның кулланучыларга товар сатуда барышында төрле ситуацияләре һәм гамәлләре каралды. Сатучыларның игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә, сатыла торган товарларның саклау шартларын үтәүгә һәм товар күршелегенә юнәлтелде.

Чаралар барышында катнашучыларга алкоголь продукциясен һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International