Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән берлектә Бөгелмә районының «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чара үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокуклары, өлкәннәргә карата мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында сөйләделәр. Үз хокукларыңны яклау буенча беренче адым булып товар сатучыга яки хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итү, аңа үз таләпләреңне белдерү, шулай ук товарны кире кайтару яки алыштыру турында сорау тора, дип аңлаттылар. Таләпләр канәгатьләндерелмәгән очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга басма продукция тәкъдим иттеләр.