Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә Арча районының «Алгарыш» Яшьләр үзәгендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен викторина белән танып-белү чарасы үткәрделәр.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары, сәүдә кагыйдәләре һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды, территориаль орган эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда һәм сыйфатлы товар алмашканда кулланучының гамәлләренең конкрет алгоритмы аңлатылды. Катнашучылар үзләрендә туган сораулар буенча консультацияләр алдылар. Тыңлаучыларның барлык сорауларына тиешле аңлатмалар һәм практик киңәшләр бирелде.
Алынган мәгълүматтан соң викторина уздырылды, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына нигезләнгән сораулар һәм ситуацион бурычлар рәвешендә узды. Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» комплекслы программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.