Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын арттыру - җирле үзидарә органнарының максатларының берсе. Кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 маддәсендә беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, тиешле вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына хәбәр итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре гражданнарны кабул итте.
Мондый чаралар һәрвакыт кирәкле, алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә, халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрә, чөнки гражданнарның барлык категорияләре дә үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тиешле белемгә ия түгел. Шунда ук муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрелде.
Барлык сорауларга да гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.
Катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен буклетлар һәм истәлекләр рәвешендәге белешмә-мәгълүмати материал тәкъдим ителде, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга актуаль темалар буенча төрле телләрдә аңлатмалар бирелә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тупланган.