«К» кунакханәсе комплексында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме – 4 төрле 94 шешә сыра.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАПның 14.19 маддәсендә, 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукциянең озата баручы документларсыз әйләнеше, аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документлар булмау).
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, хокук бозучыга карта планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.