Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә лекция узды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Теләче районы бүлегендә гражданнар өчен чара оештырды. Катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалы тормыш хәлләре һәм алардан закон нигезендә чыгу турында фикер алыштылар.

Кулланучыларга сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, сатып алу мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде, көнкүреш һәм финанс хезмәтләре күрсәтү турында сөйләштеләр.

Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International