Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, эшмәкәрләр өчен консультация өстәле уздырды.
Чара барышында эшкуарларга кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, кулланучылар товарның сыйфаты буенча мөрәҗәгать иткәндә хуҗалык субъектының гамәлләрен, белдерелгән таләпләргә карата кулланучыга җавап җибәрү бурычларын, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү срокларын һәм тәртибен тикшерделәр.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да кулланучылар хокукларын яклау темасына мәгълүмати тематик буклетлар таратылды.