Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Әтнә районы сәүдә объектларында сатучылар өчен укыту семинары үткәрделәр.
Эшмәкәрләр һәм сатучылар белән эшләү беренче чиратта эшмәкәрләргә федераль законнар, муниципаль хокукый актлар нормалары, шулай ук аларны бозган өчен санкцияләр турында мәгълүмат бирүгә, кулланучылар базарында эшләгәндә законнарның барлык таләпләрен үтәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Семинар барышында сатучылар сәүдә кагыйдәләре, РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштылар. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу һәм сатып алучы почмагында нинди мәгълүмат булырга тиешлеге турында консультация бирелде.
Чара азагында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.