Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Светлана Иванова белән бергә Түбән Ослан урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы дәресе үткәрделәр.
Чараның төп максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, куллану культурасын тәрбияләү, кулланучылар өлкәсендә хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау процедурасы һәм механизмы турында төгәл күзаллаулар формалаштыру һәм үзләренең кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү.
Дәреснең төп юнәлеше булып 2025 елда «Кулланучы хокукларын яклау көненә» багышланган «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» темасы хезмәт итте. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре каралды. Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары, кулланучының товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую һәм тиешле сыйфатта булмаган товарны алмаштыру сроклары, шулай ук тиешле сыйфатта булган товарны алмаштыру хокукы аңлатылды.
Дәрес «сорау - җавап» форматында үткәрелде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар. Һәр сорауны конкрет ситуация мисалында карадылар.