Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар тәмамлана. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Пушкин урамында»гы сәүдә үзәге территориясендә кулланучылар өчен акция үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде. Буклетлар тар юнәлешле, бу кулланучыга Кулланучылар базары өлкәсендәге теге яки бу мәсьәләгә тиз арада мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Акциядә катнашучылар кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сораулар бирделәр. Һәр кулланучы белгечтән квалификацияле җавап алды. Дәгъва хаты төзү өчен Яр Чаллы территориаль органы офисына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Мондый чараларның төп максаты - Татарстан Республикасы халкының кулланучылар белемен арттыру.