Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Коморхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча факультатив дәрес үткәрделәр.
Дәрестә 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Дәрес барышында алар Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат алдылар. Кулланучының кем булуын, аның нинди хокуклары барлыгын, территориаль орган кулланучы хокуклары буенча нинди сорауларны хәл итә, кулланучылар хокукларын яклау буенча закон һ.б. турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Үзләренә тараткан «Вестник потребителя Татарстана» газетасыннан, буклетлардан һәм брошюралардан кайбер мәгълүмат алдылар.
Федераль закон белән китапханәдә танышырга була. Товарларны сату кагыйдәләре һәр кибеттә булырга һәм сатучы тарафыннан күрсәтмә һәм аңлаешлы формада сатып алучыларга җиткерелергә тиеш. Интернеттан файдалана белүчеләр кирәкле мәгълүматны сайттан алырга мөмкин www.tatzpp.ru.
- Азык-төлек товарлары сыйфатына карата шик туса, Роспотребнадзор органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда тиешле экспертиза үткәреләчәк, - дип киңәш итте хезмәткәр Раилә Йосыпова.
Киләчәктә бу укучылар арасында да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән олимпиадаларда җиңүчеләр булыр дигән өмет бар.