Алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар

2025 елның 21 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча МЭБ һәм ПК бүлегеннән тикшерү материалы килгән. Анда «Н» кунакханә комплексында шәхси эшмәкәр тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланганлыгы күрсәтелә. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме - 2 төрле 48 шешә сыра тәшкил итте.

Югарыда күрсәтелгән алкоголь продукциясенә аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган озата баручы документларсыз, товар-транспорт накладнойлары һәм туры килү сертификатлары яки туры килү турында декларацияләр турында белешмәләр булмый. Моннан тыш, алкоголь продукциясе сатуда булган, аны кабул итүне раслау яки кабул итүдән баш тарту турындагы мәгълүмат БДАМСта теркәлмәгән.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАПның 14.19 маддәсендә, 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре планнан тыш документар тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International