Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга территориаль бүлеге белән берлектә Алабуга муниципаль районының 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучыларның педагогик составы өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр. Балалар уен формасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп нигезләмәләрен кабатладылар, хокукый бурычларны хәл иттеләр, товарлар турындагы мәгълүматны анализладылар, кулланучылар хокуклары бозылган очракта дәгъва язарга өйрәнделәр. Кырык минут, дәрес вакыты, сизелмичә үтте.
Чара азагында балаларга грамоталы кулланучылар булу, үз хокукларын яклый белү һәм конфликтлы хәлләрне законлы рәвештә генә хәл итү юлларын табу теләге белән үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырады.