Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның унынчы сыйныф укучылары өчен уку семинары һәм анкета уздырды.
Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның товарлар алмашуга, сатуның дистанцион ысулына, дефектлар ачыкланганда сатып алуының хокукларына һәм дәгъва бирү срокларына кагылышлы төп нигезләмәләрен карадылар. Укучыларга Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эше турында сөйләделәр, мәгълүмати материаллар тараттылар.
Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү өчен укучылар анкеталар тутырдылар. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, барлык катнашучылар да закон турында яхшы беләләр һәм кулланучылар хокукларын бозган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнен беләләр.