Түбән Каманың Бызов базары территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында халык өчен консультация чаралары уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга кулланучылар базары өлкәсендә консультацияләр бирделәр. Кулланучыларны киштәдә күрсәтелгән бәяләрнең туры килмәве, тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару мәсьәләләре кызыксындырды:
- Хатын-кыз туфлиләре сатып алдым. Өйдә аларның миңа ошамавын аңладым. Мин туфлиләрне кире кайтара аламмы? – дип сорый түбәнкамалы.
Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә мәгълүмат бирелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча истәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.
Түбән Кама районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде.